ЯТАК и. 1) Йокы урыны. Кайчандыр сөешеп кавышып, ике-өч ел бергә ятак уртаклашып яшәп тә аерылып киткән ярлар кебек, авыр аерылыштык. А.Гыйләҗев

2) Йокы урынына түшәлгән урын-җир әйберләре. Якын әбием биргән зур-зур йомшак мендәрләр, каз мамыгыннан сырылган юрган, ятак өчен әзерләнгән юка түшәкләр – барысы да безнең урын-җирләргә күчеп бетте. Э.Шәрифуллина. Җылы, йомшак ятакларында изрәп, мес-мес йоклап яткан игезәк оныклары Айдар белән Хәйдәрне Галим бабай бүген бик иртә уятты. Л.Лерон

3) Ятып йоклый торган йорт-җир җиһазы. Миңзыя түтки инде сүнеп үк барган малайга шундагы сәке сыман ятак өстенә урын түшәде. А.Хәлим. Эчке якның ишеге ачылуга, агачтан ясаган киң ятак өстендә, мендәрләр арасында гы-гы килеп яткан бәләкәй баланың көләч йөзе күренде. Г.Исхакова

4) Кояшта ятып кызыну өчен ясалган, күчереп йөртергә мөмкин булган пляж җиһазы. Әлмәт шәһәр пляжында ятаклар, --- таганнар, пляж волейболы өчен җайланмалар түләүсез булачак. Казан утлары

5) сир. Торак, яшәү урыны. Имеш, аны үзенең авылдагы агач йортыннан шәһәрнең күп катлы ятагына көчләп кертергә итәләр. А.Хәлим

6) Эт, песи өчен махсус әзерләнгән яту урыны. Сырып тегелгән мәче ятагы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә