ЯТАГАН и. 1) Сырты чыгынкы, үткен йөзе батынкы ягында булган кәкре кылыч төре. Ауга түгел, яуга бара диярсең: иңнәренә-биленә бар коралын аскан. Җәя, садак, ятаган кылыч, хәнҗәр, гөрзи... В.Имамов

2) муз. Төрки халыкларда борынгы кыллы чиртмә музыка уен коралы. Унике кыллы кече гөслә, егерме дүрт кыллы зур гөслә һәм гөсләгә охшаш уен коралы ятаганның булуы турында мәгълүматлар бар. Р.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә