ЯТ с. 1. 1) Чит, туган булмаган, кардәшлек мөнәсәбәтендә тормаган. Борыннан борын килгән гадәт буенча, балаларга ят кеше булмасын диеп, Хәлил [үлгән хатынының тумадан-тума сеңеле] Әсмага өйләнде. В.Ильясов

2) Билгесез, моңарчы күрмәгән, белмәгән, таныш булмаган. Хөршидәттәй ялгыз түгел, олы якта, самавыр янында, бер ят әби дә утыра. А.Тимергалин. [Овчарка] Ят кеше күрү белән, ямьсез ырылдый башлый, тешләмәк, таламак булып, аның өстенә ыргыла. А.Хәсәнов

3) Чит; чит илгә караган, башка илнеке булган. Динекәев Хәбибулланың өч улы ят җирләрдә мәңгегә ятып калганнар. А.Хәсәнов. Римлылар, башка ят ил кешеләрен атаган шикелле, германнарны да «варварлар» дип атаганнар. Борынгы заман тарихы

4) Таныш булмаган, аңлашылмый торган. Бераздан абыйның көйләп-көйләп китап укуы яңадан колакка килеп керә. Өй эченә моңарчы ишетелмәгән әллә нинди сәп-сәер ят сүзләр сибелә башлый. Г.Бәширов. Ят телдәге дәртле җырлар арасында әледән-әле танышын сузып җибәрәләр. М.Маликова

5) Гомуми кагыйдәләргә, кануннарга каршы килгән, нормага туры килмәгән, алар белән ярашмаган; сөйләүче фикеренә каршы килгән. Кешелеккә ят, бөек инстинкт канунына каршы булган бу гамәлен аклау өчен, ул фәлсәфә дә корып куйган. А.Әхмәдуллин

6) Гадәти саналмаган, табигый булмаган. Әле колагына ниндидер ят авазлар ишетелә, күзенә әллә нәрсәләр күренә. М.Кәбиров. Барак эчендә әчкелтем бер ят ис йөзә. А.Хәсәнов

2. и. мәгъ. 1) Үз булмаган, чит кеше. Балам бу минутта нишли: еламыймы, чирләмиме, ятлар җәберләмиме, дип уйламый булмас. М.Маликова

2) Дошман. Эшләр болай дәвам итсә, көннәрдән бер көнне Болгарны ятлар яулар, акыл ияләрен дар агачларына асарлар, юләрләрдән, бау иштереп, бер елгадан икенчесенә су ташытырлар. М.Хәбибуллин

3. хәб. сүз мәгъ. Хас түгел, табигыйлыкка туры килми, гайре табигый. Яшьләр исә кечкенә генә җәберне дә онытмый, аларга гафу итү хисе дә ят. А.Хәсәнов

Ят бавыр Чит кеше, үз кеше түгел; башка нәсел кешесе. Сезнең өчен ят бавыр мин. В.Нуриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә