ЯСТЫКЧЫ и. этн. 1. Туйга әзерлек барышында кызга бөтен эштә ярдәм итеп, булышып торучы кызларның берсе. Кыз янында ястыкчылар булган шикелле, егет янында да кияү егетләре була. Казан утлары

2. с. мәгъ. Туй әзерлекләрендә кызга ярдәм иткән. Үзара нидер сөйләшә-сөйләшә, кызның әйберләрен – күлмәген, яулыгын, калфагын, тасмаларын, тагын әллә нәрсәләрен карыйлар, барлыйлар, куялар, кыскасы, кәләшне киендерергә әзерләнәләр. Бу кызларны ястыкчы кызлар дип йөртәләр икән. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә