ЯСТЫК и. 1. 1) Эченә каз мамыгы, йон һ.б.ш. тутырылган зур мендәр. Кыңгыраулар тагып, ястык салып, Кыз алырга килдек җилдереп. Җыр. Мендәр, ястык, түшәк өемнәре дә ал, кызыл, зәңгәр, яшел, сары, тагы да әллә күпме төстәге җепләр белән чигелеп эшләнгән япкычлар белән ябып куелган иде. С.Поварисов // диал. Гомумән мендәр

2) Түшәк, ятак. Әфган тәмугының җиде катын үткән солдатның йокысы ястык тели димени?! А.Гыйләҗев

2. с. мәгъ. Мамык таулары кебек күпереп кабарып торган, зур өем-өем. Син килерсең Ястык-ястык көртләрне ярып. Н.Гамбәр . Хәлим, мәтәлә-мәтәлә, күк катындагы ястык болытлар өстенә килеп төшә... Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә