ЯСТҮ и. дини 1) Кояш баеп шәфәкъ кызыллыгы бетүдән башлап, таң яктылыгы җәелгәнчегә кадәр дәвам итә торган вакыт арасы. Кадер кичне, ястү вакыты җитү белән, мин аны [Фазулланы], җитәкләп, мәчет янына алып мендем. Г.Бәширов. [Хәмит:] – Ястү тирәләренә килеп җитәргә тырышыгыз! – дип кычкырып калды. Мәхм. Хәсәнов

2) Шул вакытта дүрт рәкәгать итеп укыла торган бишенче намаз. Имам К.Ряимовның --- сүзлегендә --- «ястү» сүзе дә теркәлгән һәм «йокыга ятар вакыт» дип аңлатылган. Кыскасы, ястү намазы – ястыкка ятар алдыннан укыла торган намаз булып чыга. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә