ЯССЫЛЫК и. 1) Яссы, җәенке өслек. Һәрбер җисемнең өч мәсахәсе, ягъни өч тарафы бардыр ки: озынлыгы, яссылыгы вә һәм тирәнлеге. К.Насыйри 2) күч. Өлкә, сфера, тармак; мөнәсәбәтләр даирәсе; караш ноктасы. Р.Нуриев хезмәтендә татар драматургиясенең гасырдан артыкка сузылган тарихындагы текст үзгәреше диахроник яссылыкта тикшерелә. А.Әхмәдуллин |