ЯССЫ с. 1) Кабарып, почмакланып, сыртланып тормаган, өсте җәенке, тигез булган. Татар авылларында гадәттә су буенда урнашкан тимерчелек таштан яки саманнан төзелеп, ут чыгу куркынычын киметү өчен, яссы түбәсенә туфрак та җәелгән тәбәнәгрәк кенә бинадан гыйбарәт иде. А.Тимергалин 2) Җәенке, ялпак. Кыяр тавыннан бәләкәй арба белән яссы, юка ташлар ташыдылар. А.Гыйләҗев |