ЯСМЫК и. 1. 1) Кузаклылар семьялыгыннан яссы түгәрәк орлыклы иген культурасы; русчасы: чечевица. Кайсыбер урыннарда яз көне уҗымны да бозып, ясмык, карабодай, борчак кебек әрсез ашлыкларны чәчүчеләр булгаласалар да, сабан ашлыгы вакытында яңгырлар булмау белән чыгар-чыкмас ук корып, кибеп бетте. К.Тинчурин. Казан ханлыгы халкының төп хуҗалык итү гамәле игенчелектән гыйбарәт булган. Җирне парга калдырып эшләү алымы кулланылган, арыш, бодай, солы, арпа, борай, тары, карабодай, борчак, ясмык чәчкәннәр. Р.Фәхретдинов

2) Шул үсемлекнең азык итеп файдаланыла торган орлыгы. «Мәрхаба, хуш килдең, мин бараем, сезгә тәгам китерәем», – дип, алдына дүрт икмәк китереп куйды, ясмык шурпасы алмага китте. К.Насыйри. Хатыны казаннан ясмык чумарын соса башлады. И.Гази

2. с. мәгъ. Шул үсемлекнең орлыгына охшаган. Хәзрәт, бикасап казакиенең кесәсеннән юка гына ясмык ачкычыны алып, ишекнең Америка системасында эшләнгән бигене ачып, ишектән яртылаш кереп, мөсафирга йөзе илә әйләнде. Г.Камал

Ясмык кадәр дә Бик кечкенә генә дә, аз гына да. Тик хәзер минем аңа ясмык кадәр генә дә ачуым юк иде. Г.Бәширов. Ясмык камыры Җебегән, булдыксыз кеше



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә