ЯСКАНУ ф. диал. Нәрсәгә дә булса дәртләнү, нык омтылу, теләү, ашкынып тору. Тел – диңгез. Бер ясканып кына аның тирәнлегенә төшеп, киңлекләрен иңләп бетереп булмас. Р.Фәйзуллин. Еллар буе сагынып, авылына кайтырга ясканып яшәгән кеше ни өчен соң туган җирен ташлап китәргә мәҗбүр? Р.Батулла

Ясканып тору Һәрвакыт, гел яскану. Ә тегеләре игенченең барлык уңышларын үзләренеке итеп күрсәтергә ясканып торалар. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә