ЯСИН и. гар. дини Үлем түшәгендә яткан кешенең гөнаһларын кичерүне һәм аның терелүен сорап, аның янында яки вафатыннан соң рухына багышлап укыла торган сүрә. Гөлйөзем әбине яктан-якка бәрелә-сугыла торган, Алла, Алла, дип ыңгыраша торган рәвештә тапты, бик ихлас берлән «Ясин»ны укыды; бик озын иттереп дога кылды. Г.Исхакый. Өч мөселман, иңгә-иң торып, 25 ел буе бергә каторга михнәтләрен кичә. Аларның һәр икесен [Юлайны һәм Салаватны] Канзафар, «Ясин» укып, соңгы юлга озата. В.Имамов

◊ Ясин чыгу 1) Үлем түшәгендә яткан яки инде мәрхүм булган кешенең гөнаһларын кичерүне сорап, «Ясин» сүрәсен башыннан ахырына кадәр уку. Тукта, Өммегөлсем башы түнүдән уйлап та өлгермәгән түгелме: Әкчин мөселман авылы булмагач, теләсә кайсы төштә ул каберне кем казыр да, кем «Ясин» чыгар? А.Хәлим; 2) Нәрсәнең яки кемнең дә булса бетәчәге, бетәргә тиеш булуына ишарә мәгънәсендә кулланыла. Әле ияр өстендә утырган көемә үк син миңа ясин чыгарга җыенасыңмы әллә, сатлык Торгын?! В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә