ЯСА’У II с. 1. 1) Бер кимчелексез, арада аерылып торган, иң яхшы. И-и-и, илаһи кәрим, Гыйниятуллаң ясау егет булып үскән икән, ди. З.Зәйнуллин

2) Матур бизәлгән, күрекле; чиста, пөхтә, таза, нык. Бик мул яшәде: йорт-җирләре ясау, өстәле безнең төшләребезгә дә кермәгән ризыклардан сыгылып торды. Маяк

3) Яхшы, өр-яңа; бәйрәмдә кия торган, купшы, ыспай, көяз. Йөз-кыяфәтенә караганда, матросның киеме, авыл карчыклары әйтмешли, бик ясау – чиста, үтүкләнгән, үзенә таманлап киселгән, тегелгән, беренче генә елын хезмәт итми иде булса кирәк. Р.Кәрами

2. рәв. мәгъ. 1) Матурлап, чиста, пөхтә итеп. Ләкин бу инде хәзер клуб түгел, ә мәдәният йорты, ике катлы, таштан салынган, эче-тышы ясау итеп бизәлгән. Р.Кәрами

2) Өр-яңадан, яхшыдан; бәйрәмчә, купшы, ыспай, көяз итеп. Баскычта, чәчләрен яулык эченә тыга-тыга, бер карчык күренде, аның артында ясау киенгән килен чырае балкыды. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә