ЯСА’У I ф. 1) Нинди дә булса әйбер эшләү. [Нечкәбил: Безне кешеләр] Җылы өй ясап үрчетәләр, тәмле ширбәт эчертеп үстерәләр. А.Алиш // Ни дә булса җитештерү

2) Тасвири сәнгать әсәрләре иҗат итү, тудыру; сызымын, контурын сызу. Көннең калган өлешен җиргә акбур белән рәсем ясап уздырдым. Н.Гыйматдинова. Кыргый кеше үзенең дошманын үтерергә теләсә, балавыздан курчак рәвешендә әлеге дошманның сынын ясап, утка ыргыткан һәм, шуннан соң дошман үзе дә шул ук язмышка дучар була, дип ышанган. Л.Җамалетдинов

3) Нәрсә дә булса оештыру, үткәрү. Әңгәмәнең ахыры кызны озату чараларын кайгырту, туй ясау турындагы киңәшләр белән тәмам булды. Г.Ибраһимов. Валера озату кичәсе ясап тормады, югыйсә әнисе: «Ясыйк, дус-ишләреңне чакырырсың», – дигән иде. З.Хөснияр

4) Пешерү яки ашау өчен, азыкны берәр ысул белән эшкәртү, билгеле бер рәвешкә китерү. Харисов ул елны Югары Осланда кәҗә сөтеннән кымыз ясап эчеп, шунда ай ярымнар чамасы дачада торды. Г.Толымбай. Мичкә казның баш, аяк, канат һәм эчке әгъзаларыннан, аңа бераз бозау ите дә кушып, зур гына шулпалы бәлеш ясап тыкты. Г.Галиева

5) Чынаякка кайнар су коеп әзерләү. Әни табынга тегесен-монысын өстәп тора, чәй ясап бирә. Г.Бәширов. Әминә аңа, инде менә ничәнче тапкыр, каты итеп кофе ясап китерде. Н.Акмал

6) сөйл. Тегеп, сатып алып һ.б. юл белән булдыру. Син алай юкка акча әрәм иткәнче, миңа күлмәк яса! Г.Исхакый. Бераз юнәеп, кеше арасында күренерлек өс-баш ясагач, болар [ир белән хатын] туган илгә бер әйләнделәр. Г.Ибраһимов

7) Эш төрен, процессны белдергән исемнәр һәм исем фигыльләр белән килгәндә: шул эшне башкару, үтәү. Әмма бәрмә дулкынның хикмәтләрен тәҗрибә ясап ачыклау – үтә катлаулы һәм читен эш. Т.Әйди. Биредә [бүлекчәдә] Г. Камалның «Йолдыз»да басылган мәкаләләренә бер күзәтү ясап чыгу гына максат итеп куелды. М.Мәһдиев

8) Кайбер абстракт исемнәр белән килгәндә: нинди дә булса эш-хәлнең нәтиҗәсенә ирешү. Карьера ясау

9) Берәр хәл тудыру, китереп чыгару. Төрек әйтә икән, ди, әгәр дә, дип әйтә икән, ди, шул мордар урысны җиңсәм, иң элек мөселманга җиңеллек ясап, җир бирермен, имана түләттермәм. К.Тинчурин . Тора-бара тормыш үз эзенә төшәр, Язилә апага мәшәкать ясап йөрмим, дип уйлады. Г.Вәлиева

10) Берәр фикергә килү, нинди дә булса карар чыгару. Ахырда миңа түләргә ясадылар. Өч айда мин фәлән-фәлән мең акчаны өстәлгә салырга тиеш идем. Н.Гыйматдинова

11) Нинди дә булса сыйфатка ия итү, берәр үзенчәлеген булдыру, үзенә хас үзлек бирү. Шәпеш [хәлфә] дөньяда бер кешене дә белемле ясамады, аңарда укыган шәкертләр үзе шикелле томана, дорфа булып чыктылар, адәм рәтле эшкә ярамадылар. Ә.Фәйзи. Алар кешелек дөньясын коллык богауларыннан азат итәр өчен, аны бәхетле ясар өчен яшәгәннәр. Г.Кутуй

12) лингв. Сүз, форма барлыкка китерү, ясалышта катнашу

13) күч. Берәр затны яки берәр нәрсәне нинди дә булса башка бер хәлгә китерү, әйләндерү, берәр төрле сыйфатта тәрбия кылу. Атасы, укымышлы вә уртача бер авыл бае булып, улын укымышлы ясарга ният иткән һәм ул ниятенә ирешкән дә иде. Ш.Камал. Ә сугыш – олы сынау. Ул күпләрне үзгәртте, чыныктырды, кеше ясады. А.Гыйләҗев

14) күч. Төсен, формасын, кыяфәтен яки гомумән эчтәлеген үзгәртү. Юрагач та йолдызлар, Алдарга теләп тәкъдирне, Миннән ерткыч ясады. Р.Зәйдулла. Әнә бит әнкәсе тиргәгән саен: «Йөрмә шул тауга, эчендәге рухлары чыгып, сихерләп дивана ясарлар», – дип тирги. Г.Гыйльманов

15) Берәр төрле тәэсир итү. Йогынты ясау. Басым ясау

◊ Ясап куйган кебек 1) Бик оста, булдыклы, бер дигән. – Акыл өйрәтергә сез барыгыз да ясап куйган кебек, – диде Марсель. М.Әмирханов; 2) Бик матур, бернинди кимчелексез. Аның урынына буй-сын, гәүдә ясап куйган кебек. М.Әмирханов

Ясап алу Тиз генә ясау. Әни килгәч, мәҗлес ясап аласы булыр. Л.Лерон

Ясап бетерү Ахырга кадәр ясау, тулысынча ясау. Айдашлар нәселе гомер бакый күршеләргә әйбер сорап кермәде. Айдашлар, тозлары булмаса, тозсыз ашадылар. Иләкләре булмаса, Айдаш карт ясап бетергәнне көттеләр. Р.Батулла

Ясап йөрү Озак вакыт ясау белән шөгыльләнү; әле, хәзер, сөйләү моментында ни дә булса ясау белән мәшгуль булу. Беркөн шулай иртән иремә чәй ясап йөрим. А.Гыйләҗев

Ясап карау Ясарга тырышу, ясарга омтылу. Менә нәрсә, Айтуган токымы, пароходны үзегез ясап карагыз әле. Г.Гобәй

Ясап кую Алдан ясау; ясап калдыру. Шуңа күрә Себердә яшәгән кадими элгәрләребезнең ташбака сыны өстенә мәңгелек күк йөзе картасын ясап куюлары гаҗәп тоелмый. А.Тимергалин

Ясап ташлау Кинәт, һич уйламаганда ясау; аннан-моннан, тиз арада ясау. Менә шул чагында моннан хәбәре дә булмаган бер надан килеп чыга һәм яңа ачышны нәкъ менә шул ясап ташлый. А.Тимергалин

Ясап тору Һәрвакыт, гел ясау; әле, хәзер ясау. [Фәләх] Күбрәк бүтәннәр сөйләгәнне, бүтәннәр мактанганны тыңлап, шуннан үзенә гыйбрәт алып, нәтиҗә ясап тора иде. В.Нуруллин

Ясый бару Торган саен ныграк, күбрәк ясау. Бу вакытта һаман көчәя барган мәгърифәтчелек хәрәкәте, милли-әхлакый идеяләр мәдрәсә тормышына, шәкертләр аңына сизелерлек йогынты ясый бара. Ш.Камал

Ясый башлау Ясарга керешү. Бу чорда, бигрәк тә соңгы палеолит чорында, кешеләр төрле сурәтләр, нәкыш үрнәкләре, хәтта скульптур фигуралар ясый башлаганнар. К.Гыйззәтов

Ясый бирү Ясавын һаман дәвам итү. Ярату, мәхәббәт дигән хистән мәхрүм булган, бәгыре ташка әйләнгән Саниягә кеше аерылса ни дә, кушылса ни – исе дә китми, сихерен ясый бирә. Сөембикә

Ясый төшү Тагын да бераз өстәп, күбрәк ясау. Ләкин хикәясе[нең] уңышлы ахырына басым ясый төшкәндә, тагы да яхшы булыр иде. К.Вахит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә