ЯСАНУ ф. 1) кайт. юн. к. ясау. Ул каралты-кура тирәсендә көнозын нидер ясанды

2) Бизәнү, матурлану, төзәтенү. Таулар иле, бәйрәм көткән кебек, Ничек матурланган, ясанган. Р.Миңнуллин. Көндез эш киемнәреннән ничектер килбәтсез күренгән кызлар, егетләр хәзер бәйрәмчә киенгән, ясанганнар һәм күңелле музыкага җиңел хәрәкәтләр белән парлашып бөтереләләр. С.Сабиров

Ясана башлау Ясанырга керешү. Ак атларга атланып, комач ябынып, ялангач кылыч тотып, ханкапкадан Казанга керер өчен, икесе дә ясана башлады. Р.Батулла

Ясанып алу Бераз, аз гына ясану. Хәзер үк китәбез, тукта, бераз бизәнеп, ясанып алыйм да. Г.Гомәр

Ясанып кую Алдан ук ясану. Кыз, көннең үткәнен көтә алмыйча, шул аулак өйгә барырга бизәнеп, ясанып куйган иде. Г.Ибраһимов

Ясанып тору Әле, хәзерге вакытта ясану. [Лилия] Якутның сумкасын ачкан да көзге каршында иреннәрен буяп ясанып тора. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә