ЯСАЛЫШ и. Ясалу, эшләнү рәвеше. Аның башыннан: «Тавышы да, ясалышы да нәкъ минем гармун икән», – дигән уй йөгереп үтте. Р.Гариф. Биш һәм алты компоненттан торган атамалар күп түгел, әмма ясалыш модельләренә төрлелек хас. О.Галимова