ЯСАЛУ ф. 1) төш. юн. к. ясау. Берничә ел элек анда бронзадан ясалган истәлек тактасы да куелган иде. З.Мәхмүди. Синтаксик, ягъни сүз кушу ысулы белән парлы, кушма һәм тезмә рәвешләр ясала. Ф.Хисамова

2) Барлыкка килү, формалашу. Таулар ясалу. Тау токымнары ясалу

Ясала бару Системалы рәвештә ясалу. Гомумән алганда, бүген аңлатуларынча, бәйгегә һәр районда ай саен да, квартал саен да нәтиҗәләр ясала барачак. Ватаным Татарстан

Ясала башлау Ясалырга тотыну. Мөгаллим әфәнденең фатирында репетицияләр дә ясала башлады. Гали Рәхим

Ясалып бетү Ахыргача, тулысынча ясалу. Кечкенә генә куыш ясалып беткәч, Иван Иванович шунда тынычлап ял итте, һәм, төнге ябалаклар тавышы булмаса, ул әле, бәлки, кояш чыкканга кадәр дә кузгалмый ятар иде. А.Расих

Ясалып килү Электән үк, даими рәвештә ясалу. Анда [Казанда] хәрби һәм пассажир самолётларының иң яңа төрләре ясалып килде. И.Хәйруллин

Ясалып тору Һәрвакыт, гел ясалу. Кушымчалар ярдәмендә яңа берәмлекләр, аеруча атама-терминнар ясалып тора. И.Низамов

Ясалып чыгу Башыннан ахырына кадәр ясалу. Мәкальләр халкыбызның тарихын да, язмышын да, аның табигатькә, җәмгыятькә мөнәсәбәтләрен дә, рухи төзелеше ничек ясалып чыгуын да, ышануларын һәм дөньяга карашларын да, --- милли зәвыгын, теләкләрен, әхлакый һәм башка сыйфатларын да чагылдыралар. Н.Исәнбәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә