ЯСАЛМА с. 1. 1) Табигый булмаган, кеше тарафыннан ясалган, корылган; сонгый. Елганы туфрак өеме белән киртәләп, авылны икегә бүлеп торган ясалма сулык ясадылар һәм аны күл дип атадылар. Я.Шәфыйков

2) Ялган, чынга охшатып эшләнгән. Ул арада ясалма күн белән түшәлгән өстәлдәге телефон шалтырады. С.Шәрипов

3) лингв. Кушымча ялгау, сүзләрне кушу юлы белән барлыкка китерелгән. Ясалма сыйфатлар төрле кушымчалар ярдәмендә исемнән, фигыльдән һәм кайбер башка сүз төркемнәреннән ясала. Ф.Хисамова. Ясалма ярымкалькаларның беренче компонентлары гадәттә интернациональ сүзләрдән тора. Р.Мөхиярова

4) күч. Күрсеннәр өчен генә эшләнгән, риялы, ялган. Гомер буе шуларга буйсынырга мәҗбүр булып, ялган, ясалма тормышта яшәргә туры килде. Ә.Еники. Озатучылар, ясалма елмаю белән кулларын болгап бераз янәшә баргач, кайтыр юлга борылдылар. М.Маликова

2. рәв. мәгъ. Табигый булмаганча, гайре табигый рәвештә. Әдәп кагыйдәсен саклыйм дигән булып, һаман үземне ясалма тотарга мәҗбүрмен. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә