ЯРЫШУ ф. Нинди дә булса өлкәдә беренчелекне алу, алга чыгу өчен яки башкалардан артта калмаска тырышып көрәшү. Ирләр, берничә төркемгә бүленеп, ярышып, таңнан таңга чаклы эшли торган булып киттеләр. Т.Галиуллин

Ярыша башлау Ярышырга тотыну. Ләкин, гөнаһ шомлыкка каршы, өченче елда анларга кара күзле бер башкорт малае килеп кушылды да моның белән беренчелектә ярыша башлады. Г.Ибраһимов

Ярышып алу Бераз, берникадәр ярышу. Авылда әтәчләр ике тапкыр дөнья күтәреп ярышып алдылар. А.Тимергалин

Ярышып карау Сынау, белү максаты белән ярышырга омтылыш ясау, ярышырга тырышу. Татарның аш-суын әзерләүдә, бар, син аның белән ярышып кара! А.Хәлим

Ярышып килү Элек-электән, һәрвакыт ярышу. Безнең «Чулпан» колхозы күрше «Кызыл флаг» хуҗалыгы белән ярышып килде. Ватаным Татарстан

Ярышып тору Һәрвакыт, гел ярышу. Клявлинодагы [кикбоксчы] дусларыбыз белән даими ярышып торабыз. Дуслык



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә