ЯРЫМШАР и. 1) Шарның яртысы һәм шул формадагы әйбер. Әл-Әкъса мәчетенең ярымшар формасындагы алтынсу гөмбәзе әллә кайдан балкып тора икән. Казан утлары 2) Җир шары һәм күк йөзенең шартлы рәвештә бүленгән икедән бер өлеше, ярты якларның берсе. Әлкәй мәктәбендә беренче тапкыр ярымшарлар картасын, глобусны күрсәтүче дә Шәйхелислам хәлфә булган. Маяк |