ЯРЫМҮТКӘРГЕЧ и. физ. 1. Электр тогын өлешчә үткәрә торган матдә. Ярымүткәргечләрне үткәргечләрдән аеру өчен, температурага бәйле рәвештә аларның үткәрүчәнлекләре ничек үзгәрүен тикшереп карарга кирәк. Физика

2. с. мәгъ. Электр тогын өлешчә үткәрә торган. Түгәрәккә йөрүче укучылар, «Радио» журналыннан схемалар туплап, заманча ярымүткәргеч детальләр урнаштырып, магнитофонның шактый өлешен ясадылар. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә