ЯРЫМУТРА’У и. Өч ягыннан су белән уратып алынган, дүртенче ягы материкка яки зуррак утрауга тоташкан коры җир. Күп тә үтми, гуннар Перекопка җитәләр, ул вакытта валлар белән ныгытылмаган ярымутрау аша готларның тылына чыгалар. М.Хәбибуллин. Кола ярымутравын барыбыз белә: әгәр күчереп тартсаң, аның эченә Көнбатыш Европаның берничә дәүләте сыярлык. А.Хәсәнов |