ЯРЫ’М-ЙОРТЫ с. 1. 1) Аз гына күләмдә, җитәрлек булмаган, җитәр-җитмәс. Өй эчендәге ярым-йорты яктылык, сүрән тоныклык күңелне тырнады, рухны басты. Н.Хәсәнов 2) Булыр-булмас дәрәҗәдә, тиешенчә, кирәгенчә булмаган. Мәрьямбикә карчык нәсел-кардәш булган бу ятим баланы үз йортына алды да, ярым-йорты тәрбия биреп, гимназиягә кертте. Г.Ибраһимов. Кешенең инануы вакытка да, мохиткә дә бәйләнмәгән, я бар ул иман, я юк – ярым-йорты булмый. К.Кара 3) Дөреслеге төгәл ачыкланмаган, анык билгеле булмаган. Фарук мулла белән икесен дә Себергә җибәргәннәр, дигән ярым-йорты хәбәрдән башка берни дә билгеле түгел. Г.Галиева. Булганы да ярым-йорты легендага, риваятьләргә генә нигезләнгән иде. С.Ибраһимова 4) Мәртәбәсез, абруйсыз. [Әндиҗанда] Кулыннан һичбер эш килмәгән, һөнәрсез, театрдан хәбәре юк вә бернәрсәгә дә мөстәхикъ булмаган ярым-йорты кешеләр тарафыннан татарча театр уйналды. Г.Исхакый 2. рәв. мәгъ. Аз-маз, түбән дәрәҗәдә, тулысынча түгел. Ә немецчаны Тиммерманс ярым-йорты сукалый. Г.Әпсәләмов. Ни өчен башка цивилизацияләр җентекләп тикшерелгән дә, төркиләр тарихы шулай ярым-йорты гына өйрәнелгән һәм язылган соң? С.Шәмси |