ЯРЫМАВТОМАТ и. 1. Эшне автомат башкара, ләкин өлешчә кеше катнашын таләп итә торган механизм, аппарат, әсбап. Бәлки, алар нибары ярымавтоматлар гынадыр? А.Азимов

2. с. мәгъ. Шул рәвештә эшли торган. Өч көпшәле ярымавтомат Бельгия мылтыгы Казанда берәү иде. А.Хәсәнов. Цехтагы җиһазлар ярымавтомат – шуңа күрә биредәге мәшәкатьнең яртысы кул көче белән башкарыла. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә