ЯРЫМ- Кушма сүзләрең беренче кисәге: 1) Исемне белдергән сүзләр алдыннан килгәндә, «шул әйбернең яртысы» мәгънәсен белдерә. Тирә-юне сыек яшел яфраклы юкә, каен агачлары белән ярымбоҗра сыман уратып алынган түгәрәк күл. А.Вергазов. Малайлар ярымтүгәрәк булып тезелешәләр. А.Гадел

2) Матдәне, материалны белдергән сыйфатлар алдыннан килгәндә, «катнаш, башка компонентлар белән аралашкан, кушылган» мәгънәсен белдерә. Кытат – Кытайдан кергән ярымъефәк киҗе-мамык тукыма. К.Насыйри. Монда аның күпме тапкырлар килгәне булды, күпме тапкыр шушы яшеллеккә төренеп утырган ярымагач, ярымташ йортлар өстенә карап торганы булгандыр. Х.Ширмән

3) Сыйфатлар алдыннан килгәндә, аларда күрсәтелгән үзлекнең өлешчә дәрәҗәдә булуын белдерә. Аның [көймәнең] төбенә әллә нинди кырмавыклар, ярымчерек төрле суүсемнәр, әкәм-төкәмнәр, бакакайлар да килеп ябыша. В.Имамов . Кама-Чулман буе урманнарын танырлык түгел, кайчандыр адәм аяк басарга кыймаган ярымкыргый, сихри урманнар юк инде. Мәхм. Хәсәнов

4) Рәвешләр алдыннан килгәндә, үтәлү дәрәҗәсенең яртылаш, өлешчә генә булуын белдерә. Шулай да Фарукҗан, ишегалдына аяк басуга, бер кырыйдагы ярымъевропача корылган озын йортны ачык шәйләде. Т.Әйди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә