ЯРЫМ и. 1. Берәр нәрсәнең яртысы. Кызга ул ярымы бастырылган, ярымы кулдан тутырылган кәгазь кисәген тоттырды. Ф.Яхин 2. сан функ. Сан, микъдар, күләмне белдергән сүзләр белән килеп, шулардан аңлашылган бөтеннән тыш «тагын ярты» мәгънәсен белдерә. Шул ике ярым-өч яшьләремдә төшкән фото сакланган. А.Хәсәнов. Болгар осталарының булат кылычларына, чакрым ярым оча торган утлы укларына, җиз калканнарына тиңнәр юк. А.Гадел |