ЯРЫЛУ ф. 1) төш. юн. к. яру. Утын ярылып өеп куелды 2) Ярык барлыкка килү, буйга аерылу. Бер капчык ярылып, юл буена бәрәңге чәчелгән. А.Гыйләҗев. Түшәмдәге яктырткыч плафоннарның ник берсе исән калсын! Барысы да ярылып, ватылып, челпәрәмә килеп беткән. Р.Ибраһимов 3) Салкыннан, эсседән, корылык һ.б.ш.дан чәрдәкләнү, чатнау, тетелү. Яшь патшаның беренче явы бик уңышсыз бетә: өстенә су чыккан Идел бозы ярылып, бик күп пушка һәм пищальләр, сугышчылар су астына китә. М.Хәбибуллин. Җир ярылып кипте, үләннәр үсүләреннән туктады, дөньясы үзе кара корылыкта торып калды. З.Мурсиев 4) Шартлап, бик вак кисәкләргә таркалу, ярчыклар барлыкка килү. Һавада лып та лып ядрәләр ярылып, өзелеп калган болыт кисәкләре сыман төеннәр күренде. Г.Кутуй. Авиабомба ярылып, яңа бер ярчык аягын яралагач та югалып калмый бит! Р.Могыйнов 5) Берәр сәбәптән шартлап сыну, аерылып, кителеп төшү. Ташның йөзенә язылганы башында, ахырында язуы беткән; таш ярылып төшкән. К.Насыйри. Карт өянкенең ябалдашы шартлап ярылып төште. А.Нәҗми 6) Бәрелүдән, сугылудан яралану, җәрәхәт алу. Гусар чыбыркы сукканнан ярылып канга баткан кулын ике бот арасына тыгып чайкала-чайкала утырган хәлдә акыра иде. З.Зәйнуллин. Башка бәла килде дип, башны ташка орып булмый, орсаң да, таш ярылмый, баш ярыла, ди. З.Хөснияр 7) Икегә бүленеп юл, ачыклык хасил булу, икегә аерылу. Ул бүлмәнең дивары ярылып, бер юл булды. Егет ул юлдан тышка чыкты. К.Насыйри. Ул арада халык төркеменең бер очы, урталай ярылып, авыл ягыннан килүче Госманга юл бирде. Г.Гыйльманов 8) Чәчәк, яфрак ачылу, ату. Кечкенә генә канәфер агачының бөреләре ярылып, юка гына, йомшак кына яфракчыклар кояшка таба башларын суза башлады. Г.Рәхим 9) Кояш, җил, су ашаудан ирен, кул, аяк тиресендә авыртулы җәрәхәтләр барлыкка килү. Ул көнне Тимерханның язгы җилдә ярылып кубалакланган, күптәннән елмаю белмәгән бите көләчләнеп яктырган иде. М.Мәһдиев. Җәй көне яланаяк йөргәнлектән, аякларга чеби чыга: җилдә тире ярылып, җәрәхәт барлыкка килә. Ф.Галиев 10) Биттә, тәндә җыерчыклар хасил булу. Эльвирның маңгае җыерылды, иреннәре кысылып, шома яңакларында чокырлар урынына буразналар ярылып керде. М.Маликова 11) Көн туу, таң ату. Таң ярылып, кояш Каф тавы артыннан баш күтәреп, дөнья яктыргач, падишаһ тәхетенә килеп утырды. К.Насыйри 12) күч. Кычкырып сөйләү; ачу белән сөйләү, ачулану, пыр тузу 13) күч. Нык яңгырау, кайтаваз тудыру. Дача ягыннан: – Тиз бул, кофе өлгерде, – дигән тавыш ишетелде; ул урманга ярылып чыңлап китте. Г.Исхакый. Күк ярылып чатырдый, тау шаңгырый. Дәрдемәнд 14) күч. Бик нык авырту, нык сызлау. Башның ярылып авыртуын --- исәпкә алмаганда, бар да тәртиптә кебек. Ф.Дәүләтбаев ◊ Ярыла язу 1) Ачудан, гарьлектән тыела алмаслык халәткә керү, үзен чак тыеп калу. Ачудан ярыла яздым: башкалар сөйләсеннәр дә инде, кайсы белеп өрә, кайсы – берни белмичә, әмма Галинең, Кадыйровның, Баязит абыйны кызганам, диюенә кем ышанган?! А.Гыйләҗев; 2) Эш күплектән нишләргә белмәү, өлгерергә тырышу. Ә татар теле мөгаллимәләре, кырыкка ярыла язып, программа үтәргә тырыша. Мәдәни җомга; 3) Бик каты кычкыру. Ярылып үләргә җитешү Ярсудан, ачудан, гарьлектән яки эш бармаудан нишләргә белмәү. Ярылып яту Аермачык булып күренеп тору. Аның карашында үтә зур газап, чарасызлык ярылып ята иде. А.Мансуров. Ярылырга җит(еш)ү к. ярыла язу. Эш бу тикле тыгылып килгән елларда кешегә өмәгә йөрү түгел, үз эшең өчен дә берүзең кырыкка ярылырга җитәсең. Г.Ибраһимов. Староста хурлануыннан ярылырга җитеште, нидер әйтергә җыенган сыман, авызын бер ачты, бер йомды. Г.Бәширов Ярыла бару Торган саен ныграк ярылу; барысы да рәттән ярылу. Аның [каенның] тузы кытыршылана, ярыла бара. Р.Зарипов Ярыла башлау Ярылырга тотыну. Атна-ун көн дигәндә, ул бозлар шартлый, ярыла башлар. Р.Мөхәммәдиев Ярылып алу Азга гына, вакытлыча ярылу. Мәмәдьяр аһ итеп кала, болытлар кинәт урталай ярылып ала, күзләр чагыла, һәм көн тагын караңгыланып китә... Ф.Яхин Ярылып бетү Тәмам, бик нык ярылу; барысы да ахырга кадәр ярылу. Йөзләрдән шабырдап тир ага, авыз эчләре тәмам кипшереп, иреннәр эссе җилдән ярылып беткән иде... М.Галәү. Ярылып бетмәгән утын түмгәкләре чүмәлә кебек өелеп ята. Г.Гыйльманов Ярылып килү Аз-азлап, акрынлап ярылу. Таң да сызылып кына ярылып килә иде. Р.Фәхретдинов. Агач яфраклары Ярылып килә инде. К.Булатова Ярылып китү Кинәт ярылу. Халыктагы ярсу гөбердәп кайнаган су шикелле менә-менә түгелә башлар, я булмаса казан үзе ярылып китәр сыман. В.Имамов. Шул вакыт аның каршында җир убылып, юк, дөнья урталай ярылып киткәндәй булды. Г.Гыйльманов Ярылып тору Һәрвакыт, бертуктаусыз ярылу; әле, хәзерге вакытта ярылган булу. Сабит абыйсының ияге чыгынкырак икән, икегә ярылып тора. А.Гыйләҗев. Утлы ядрәләр, сазлыктан чыгып җиткәнче, әле монда, әле тегендә ухылдап ярылып торды. З.Мәхмүди |