ЯРЫКЛЫ с. 1) Ярыгы булган, ярык ясалган. Аның башында бала башлыгына охшашлы бүрек, кулларында уч төбе ярыклы бияләй – барысы болан тиресеннән. Н.Ихсанов 2) Ярылып киткән, ярылган. Ашханәдә кырыйлары кителгән, ярылган, эмале чатнаган савыт-саба куллану, ризык әзерләгәндә, прессланган фанердан, пластмассадан эшләнгән, ярыклы агач куналарны файдалану тыела. Сабантуй |