ЯРЫК и. 1. 1) Ярылудан, аерылып китүдән барлыкка килгән тар гына ачыклык. Ярык кайда, җил шунда. Мәкаль. Җил иясе бит ул кайда тели, шунда йөри ала: иң тар ярыкка да керә ала, иң биек агач башына да менә ала, иң тирән чокырга да төшә ала... Г.Гыйльманов

2) Ябылып бетмәүдән, бераз ачылып китүдән барлыкка килгән ачыклык. Ул өйгә ничек килеп керәсен кабат күз алдына китерде дә, келәгә басып, авыр капканы этте. Барлыкка килгән ярыктан, кысылып, ишегалдына үтте. А.Мансуров

2. с. мәгъ. Ярылган, ярылып киткән. Көне буе җилдә чайкалып, әле дә хәлгә килеп бетмәгән шыгырдавык билле ярык усак тавышланып алды. А.Гыйләҗев

Ярык барабан Кирәгеннән артык мактанып, үз мөмкинлекләрен артык күпертеп сөйләүче кеше. Кунакларның аны [Көяне] юньләп тыңламауларыннан: «Бу ярык барабан сүзен кайчан бетерер икән?» – дип торуларын сизенде. А.Алиш. Ярык быргы к. ярык барабан. Офыкта даһиларыбыз күренмәсә дә, үзләрен бөеккә санаучы ярык быргылар пәйда булып тора. А.Тимергалин. Ярык тагарак янында калу Зурга өметләнеп, кечкенә әйбердән дә мәхрүм калу. Әмма ләкин буш хыяллар, ялган өметләр белән гомер кичереп, үзең дә сизмичә, ярык тагарак янында калуың мөмкин бит. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә