ЯРЫЙСЫЛАНУ ф. 1) Хәле уңайлану, рәтләнү, яхшыру. – Хәлең ярыйсылана инде, лазаретка кергәндә, температураң кырык бер дә биш иде, – диде. С.Йосыпов. [Замана] Менә соңга табарак үзе болай ярыйсыланды. Ю.Сафиуллин 2) Бераз әйбәтләнү, яраклы, ярыйсы булу, ярарлык килеп чыгу. Соңгы язган иншаң ярыйсыланган Ярыйсылана бару Акрынлап, аз-азлап ярыйсылану. Шушы араларда редакциягә янучы гаиләнең кызлары Наталья Тихонова килде һәм әтисенең хастаханәдән чыгарылуын, хәле ярыйсылана баруын җиткерде. Тәтеш таңнары Ярыйсылана төшү Бераз, берникадәр ярыйсылану. Икенче, өченче тапкыр күреп ясагач, рәсем бераз ярыйсылана төшә. Г.Гобәй Ярыйсыланып килү Соңгы вакытта ярыйсылану. Авыруның хәле ярыйсыланып килә |