ЯРЫЙСЫ хәб. сүз 1. Канәгатьләнерлек; әйбәт, тиешле дәрәҗәдә. Язгы ташкын шәп булып, тугайда су озак яткангамы, печән быел ярыйсы. Г.Ибраһимов. Егет болай ярыйсы: гәүдәгә нык кына, үзе җитез-елдам хәрәкәтләнә. З.Мурсиев

2. рәв. мәгъ. 1) Үзе бәйләнгән сүздәге үзлекнең, күләмнең гадәттәгедән артыграк булуын белдерә; шактый, байтак. Аның да сәяхәтләрдә күп йөреп, ярыйсы таушалган рюкзагы буш түгел. А.Хәсәнов. Кайчандыр төз нараттай булган Каюмны авыл тормышының авырлыгы ярыйсы бөккән. А.Әхмәтгалиева

2) Тиешенчә, куелган таләпләргә туры килерлек. Либреттоның теле әдәби яктан ярыйсы эшләнгән, уңышлы гына хор һәм арияләр очрый. М.Җәлил



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә