ЯРЫЙ кис. 1. мод. сүз к. ярар

2. кис. мәгъ. «Я, шулай булсын да ди» мәгънәсендә кулланыла. Ярый, язгы чәчү бетмәгән: Сабитның вакыты да булмасын ди. А.Гыйләҗев. Ярый, болары, бәлки, шаяру гына да булсын ди. Б.Рәхимова

3. хәб. сүз мәгъ. Мөмкин, рөхсәт, була. Менә иртәгә кызарып кояш чыгар, су өсте тын булыр, кармак алып барсаң да ярый. А.Алиш. – Дөньяның бар почмагында төгәл үтәлә торган тайга законы буенча, биредә тап булган ашамлыкларга үзеңнән соң ни дә булса калдыра алсаң гына кагылырга ярый, – диде. А.Хәсәнов

Ярый әле Эшнең, хәлнең, шартның башкача булмавына канәгатьлекне, тынычлануны белдерә. Ярый әле даруын үзе белән йөртә: халат кесәсеннән тиз генә ак төймәне алып кабуга, бераз җиңеләйткәндәй итте. А.Хәйретдинова. Ярый инде Кыенлык белән генә, теләмичә генә ризалашуны белдерә. Ярый инде, хәерле булсын, Мифтах хәзрәтнең сүзен тыңлап, улыңны [хезмәткә] алып калсам калыйм инде. К.Тинчурин . Ярый ла Сөйләмгә нәрсәгә дә булса ышанып бетмәү, икеләнеп, шикләнеп карау төсмере өсти. Ярый ла эш барып чыкса уңайга. Г.Тукай. Ярый ла, партия җитәкчеләре булып, булдыклы, намуслы һәм гадел кешеләр генә урнашса. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә