ЯРЫ I и. 1. 1) Үсемлекләрдә, тереклек организмында берәр әгъзаны каплап алып, өслек ясап торган катлам; элпә. Операция барышында тагын Юматшаның ике кабыргасы сынганлыгы, үпкә ярысы ертылып, үпкәсенә кан сауган булуы беленде. Г.Әпсәләмов. Табиблар, эч ярысы ялкынсынган, үлеге инде эчәкләренә таралган, дигән диагноз куйдылар... Ә.Хәсәнов

2) Берәр нәрсәнең юка катламы. Шундый чакларда аның күңелләре җирседе, күз кабаклары дымсу томан ярысы белән капланды. Н.Фәттах. Яшь ярысы аша бага бахыр Ут алдырган авыл ягына. И.Диндаров

2. с. мәгъ. Элпә белән генә капланган; кабык белән капланырга өлгермәгән, җитлекмәгән. Яры йомырка



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә