ЯРЧЫКЛАНУ ф. 1) Ярчыклар барлыкка китереп ваткалану, вак-вак кисәкләргә таркалып ваклану. Бәллүр ваза идәнгә төште дә, ярчыкланып, төрле тарафларга сибелде

2) Аерым-аерым өлешләргә бүленү, яргалану. Синең газиз гомерең, сиңа бары тик бер, бер генә тапкыр Аллаһы Тәгалә тарафыннан бүләк итеп бирелгән яшәешең, шундый зур-зур кисәкләргә ярчыкланып кыскарып тора. М.Юныс

Ярчыкланып бетү Тәмам, бик нык ярчыклану. Тальяны снаряд ярчыгы тиеп ярчыкланып беткән, ә солдат үзе исән калган. Өмет

Ярчыкланып калу Нинди дә булса берәр сәбәп нәтиҗәсендә ярчыклану. Ярчыкланып калды тирән эзләр Катып яткан соры дуенда. Ш.Мөдәррис



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә