ЯРЧЫК и. 1) Бомба, граната, снаряд шартлаганда кителеп очкан кисәк; кыйпылчык. Сугышта снаряд ярчыгы тиеп гармунын челпәрәмә китергән – гармун аны үлемнән саклап калган. Р.Вәлиев. Атасының сугыштан кайтып төшкән көнен, аның, билендәге ярчык кузгалудан куркып, сак кына, бөкрәя төшеп атлап йөрүләрен хәтерли әле ул. Д.Булатова

2) күч. Нинди дә булса бербөтен әйбернең, күренешнең, вакыйганың кечкенә өлеше, кисәге. Авыл ызбасында керәшен туе – чал тарихның нәни ярчыгы... Я.Игәнәй. Ул Монтана штатындагы дакота кабиләләренең берсендә юлбашчылар булып торган нәсел ярчыгы булган. И.Хуҗин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә