Я’РУСЛЫ с. 1) Яруслары булган. Күп яруслы суган кыякларының очларында чәчәк һәм орлык урынына өстә суганбашлар (бүлбечекләр) үсеп чыга. Безнең гәҗит 2) Яруслап ясалган, катлы. Уңайлы, дүрт яруслы теплоход Казаннан Санкт-Петербургка кичкә таба китә. Ф.Тарханова 3) Ярус-ярус булып урнашкан. Тау битләренә яруслы түтәлләр ясалган ◊ Яруслы ысул бот. Агач кәүсәсен формалаштырганда ботакларның билгеле бер санда булуын һәм билгеле бер ара калдырып урнашуын таләп иткән ысул. Яруслы ысул белән формалаштырганда, алмагачның ябалдашлары кәүсәдә бер-берсеннән 60 – 80 сантиметр арадагы ике яки өч ярустан тора. Бакчачылык |