Я’РУС и. сканд. 1) Тамашалар залында берсе өстендә берсе катлар ясап урнашкан ложалар, креслолар рәте. Әһә, коррида президенты махсус келәмнәр белән бизәлгән ярус ложасыннан, ак яулык селкеп, тамашаны башларга ишарә ясаган икән! Р.Фәйзуллин 2) Югарыга таба кабатланып барган рәтләрнең берсе. Итәк кокеткадан һәм һәрберсе 20 см киңлектәге дүрт ярустан тора; яруслар бер киңлектә булса, тегү-кисү уңайрак, тукыма да азрак тотыла. Сөембикә 3) Этаж, кат. Кызу төзелеш башланган, әүвәлге көндә – беренче, икенче көндә – икенче каты, ярусы һәм башкалары салынган. М.Хәсәнов. Рус һәм башка милли архитектуралар белгече профессор В.В. Егерев әйтүенчә, Сөембикә манарасы, ярусларының кырт кискәндәй баскычланып менүе белән, рус дини корылмаларыннан һәм аларның төзелеш стиленнән нык аерылып тора. Р.Фәхретдинов 4) геол. Бөтен үсешнең бер геологик гасыры дәвамында тупланган тау токымнарының утырма катламы. Монда Уфа ярусы кызыл балчык һәм ком баганалары рәвешендәге борынгы континенталь катлаулар булып күренә. Алабуга нуры |