ЯРУ ф. 1) Берәр бөтен каты әйберне нык итеп ваклау, таралып торырлык итеп таркату; тарту. Тирә-күрше чуваш, мукшы авылларыннан да килеп, аның [Динмөхәммәтнең] тегермәнендә ярма ярганнар. Г.Шәйхи

2) Ике яки берничә кисәккә бүлү, турау. Туры сүз таш яра. Мәкаль. Гап-гади көнкүреш, урак уру, утын яру кебек ябай гамәлләр арасында искитәрлек сихри көчләр яши. Р.Батулла. Шуннан бәрәңге утырту өмәсе дә җитә. Баздан күмәкләп бәрәңге чыгару, бакча башында бәрәңге яру. Ике-өч көн яралар, ике-өч көн утырталар. М.Яһудин

3) Буйдан буйга кисү, буйга кисеп чыгару; телү. Кайдадыр такта яралар, ахрысы, түгәрәк пычкы зырылдавы ишетелә. Г.Әпсәләмов. Матильда чәй әзерләде, Рәмил икмәк кисте, берсе мичкә утын тутырды, икенчесе чыра ярды. К.Кара

4) Каты, очлы, үткен һ.б.ш. нәрсә белән кисү, яра ясау. Ниндидер каты нәрсә белән сугып сул як яңагын ярганнар. Н.Фәттах

5) мед. Операция ясау; кисеп эчен ачу. Ярасын ярырга пәке бирсәгез икән. М.Хуҗин. Мәетне ярып караганнан соң, мәрхүмнең чыннан да йөрәк авырулы булуы расланган. Р.Вәлиев

6) Вату, җимерү, бөтенлеген бозу. Савыт-саба яру, чәйнек, чынаяк вату, чүлмәк-тәпән аударуларның исәбе-хисабы да юк. Ш.Камал. Таяк белән башыңны сугып ярам бит. Д.Салихов

7) Җирне сөреп яки казып эз салу, чокырлы юл ясау. Гөлзәрә, иртәнге чык белән буразна ярып, бәрәңге өя. М.Әхмәтшина

8) Кабыгыннан арындырып, төшен ашау. Өстәл тирәсендә хатын-кызлар чикләвек яралар. Һ.Такташ. Кыздырылган көнбагыш ярганын күреп, түбәдәге күгәрченнәр Сөмбеләнең аяк астына күчте. К.Кәримов

9) Урталай ерып, як-якка аралап сукмак салу, юл сабу, йөрерлек, барырлык итү; ерып хәрәкәт итү, аерып бару. Озакламый көймәбез, беренче дулкынны ярып кереп, бер дулкыннан икенчесенә сикерә-сикерә, чайкалырга тотынды. Г.Рәхим. [Карлы] Юлны, янып-пешеп, һаман да Габделбәр белән Валентин яра. А.Хәсәнов

10) Берәр мәйданның, киңлекнең уртасыннан үтү; туп-туры бер башыннан икенче башына кадәр сузылу. Кузовына кызыл кирпеч төягән КрАЗ Олы урманны ярып узган тигез асфальттан ыжгырта гына. Э.Касыймов

11) Берәр нәрсәне урталай кисеп, икегә бүлеп үтү. Шул мизгелдә иртәнге күктән түбәнтен генә яшен ташы очып узды, аның якты эзеннән түгәрәк аланны кып урталай ярган куш салават күпере пәйда булды. А.Тимергалин

12) Яфрак чыгару, чәчәк ату, ачылу. Бакчаларда кошлар сайравы, агачларның яфрак ярып чәчәк аткан чаклары җитте. А.Нәҗми

13) Кояш, җил, су тәэсир итеп, җәрәхәтләр барлыкка китерү (мәс., ирендә, кулда, аякта). Җил ярган йөз, арыган күзләр... Р.Гаташ

14) Һавада кисеп алуга охшаш кискен хәрәкәт ясау

15) күч. Бик кискен яңгырау, тавыш нык ачык булып таралу, яңгырап китү. Күп тә узмады, кинәт яман әче сызгырган тавыш һаваны ярды. Г.Рәхим. Аскы урамны ярып, баядан бирле берәү тимер чүки: әллә бу араларда худка киткән кул арбасына кыршау суга, әллә күчәр тимерли. А.Гыйләҗев

16) күч. сөйл. Кыйнау, дөмбәсләү. Менә синең күк чакта акыл бирүче булмаган. Тотып ярган булсалар, аңлаган булыр идем, мөгаен! А.Гыйләҗев

Ярып керү 1) Нинди дә булса ис көчле булып килү, нык сизелү. Әчкелтем әрем исе борынын ярып керде. З.Хөснияр; 2) Нинди дә булса тавыш ачык ишетелү. Сәгать өчләр тирәсендә үк күрше әтәчләренең әче тавышы колакны ярып керде. Г.Гыйльманов. Ярып салу 1) Дөресен яшермичә чатнатып әйтү. Хөрмәт карт сүзен озайтып, уйларын әйләнгечтән уратып тормады, шундук турысын ярып салды. Г.Гыйльманов; 2) Башкача сүз әйтергә урын калдырмаслык итеп җавап бирү. Сәгыйтьҗан Шаһбаз мирзаның сөйләп беткәнен дә көтмәде: – Могтәбәр мөселманнар белән күрешәсегез килсә, мәчеткә җомгага йөрергә кирәк, Шаһбазгәрәй морза, – дип ярып салды. Ә.Фәйзи

Яра башлау Ярырга тотыну. Иртән тору белән, кияве утын яра башлады, кызы бәрәңге бакчасын утарга менеп китте. М.Яһудин

Яра бирү Яруын дәвам итү. – Эшләр шәптән түгел, – диде Матвей, селтәнә-селтәнә туң каен кискәләрен яра биреп. Казан утлары

Ярып алу Кинәт, кыска гына яру. Исхакның ышанмый торуы күзенә чыкты бугай, Хөсәен кулы белән кискен генә һаваны ярып алды. А.Гыйләҗев

Ярып бетерү Ахырга кадәр барысы да яки барысын да беткәнче яру. Урманның иң матур көне егерме бишенче майда булды – бу көнне урман яңа аткан чәчәкләр белән тулы иде, агачлар яфрак ярып бетергән, нарат-чыршылар ылыс төсләрен яңарткан иде. М.Хуҗин. Күрәсеңме, бөтен эшләрне эшләде: утынны ярып бетерде, такталарны ышкылап, койманы какты. З.Хәким

Ярып җибәрү Кинәт яру. Иң яхшысы – кискен хәрәкәт белән шешне ярып җибәрү. М.Маликова

Ярып кую Алдан яру, ярып әзер итү. – Көчең кая куярга белмәсәң, Йормаш бабайга утын ярып куй! – диде Кәпәч. Р.Батулла

Ярып ташлау Тиз генә яру. Хәлим булмаган шул, былтыргы кебек, калын-калын утын кисентеләрен эһ тә итми ярып ташларга... Г.Гыйльманов

Ярып тору Һәрвакыт, гел яру; әле, хәзер яру. Яшь бөркетләр канат ярып тора, Оялар буш түгел кыяда. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә