ЯРТЫЛАШ рәв. 1) Яртысы кадәр; икедән бер өлеше кадәр. Каршыда мәчет тора иде. Дамир, күп уйлап тормыйча, аның яртылаш ачык ишегеннән атлап керде. И.Хуҗин. Тәрәзәләрне инде яртылаш кар өеме күмеп китте. З.Кадыйрова 2) Бераз, өлешчә. Хөсәен абзыйның төсе дә гадәттән тыш бер кыяфәткә кергән, күзләре яртылаш йомылган, йөзендәге җыерчыклар тагы да арткан төсле иде... Г.Гобәйдуллин. Әле менә Бүздәккә баргач кына да, искитмәле хәлне яртылаш үзе күреп, яртылаш ишетеп кайтты. В.Имамов |