ЯРТЫ’-ЙОРТЫ рәв. 1. Җитәр-җитмәс, аз-маз, аннан-моннан, беркадәр. Лазареттан лазаретка күчереп йөртә торгач, врачлар аның сәламәтлеген ярты-йорты рәтләгән булалар. Ш.Камал

2. с. мәгъ. Тиешле дәрәҗәдә булмаган, рәтсез, юньсез. Һәр авылга олуг мәктәп салмак кирәк. Укытырга җанлы хәлфә алмак кирәк. Ярты-йорты уку илә эш чыкмады – Ихлас куеп дәресләрдә калмак кирәк. Г.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә