ЯРТЫ и. 1. 1) Бергәләп бербөтенне тәшкил итә торган тигез ике өлешнең берсе. Алманың яртысы нәрсәгә охшаган? Җавабы – икенче яртысына. Табышмак . Читтә күргән үрнәк белән, ул Зәйтуганда беренче булып зур җимеш бакчасы булдырды, моның өчен бакчасының яртысын бүлеп алды. Ф.Бәйрәмова 2) Озынлыкка, киңлеккә яки биеклеккә сузылган әйбернең уртасы. Без инде, Иделнең яртысына җитеп, каршыбызга килгән буксир пароходның астына керми узарга тырыша идек. Г.Рәхим. Ибраһим инде Елантау итәгенең яртысына менеп җиткән иде. В.Имамов 3) гади с. Бер шешә аракы. Егетләр, эш беткәч алай да миңа бер ярты куярсыз. А.Хәсәнов 4) күч. Нәрсәнең дә булса шактый зур, әһәмиятле өлеше. Ярты дөньяны яулап алган патшалар да каршы тора алмаган үлемгә... В.Нуруллин. Ярты ханлыкны авызыңа караттың ла инде. В.Имамов 2. сан функ. Исемнәр һәм вакыт, исәп-хисапны белдергән саннар белән килгәндә: бөтеннең икедән бере. Бер бау криндел, манпаси, өч йөз грамм мәк хәлвәсе, ярты кило караҗимеш сатып алдылар. А.Гыйләҗев. Беркөнне дә уянып китсәм – сәгать сигезенче ярты булган. В.Нуриев 3. рәв. мәгъ. сөйл. Яртылаш, өлешчә. Бүлмәнең җыелышы ярты татарча, ярты аурупача. Г.Исхакый. Эш сәгате беткәч, авылына баручы юлга чыга торган озын урам уртасыннан ярты йөгереп өенә ашыга. М.Хуҗин ◊ Ярты акыл(лы) Акылсыз, тиле-миле, уйлап эш итми торган. Ярты җан к. ярты кеше. Ә ир-ат дигәнең – яралы ярты җан: Я кулсыз, я култык таяклы! Ф.Гыйззәтуллина. Ярты җан да юк Беркем булмау, бер җан иясе дә булмау. Артка карасам да юк, Алга карасам да юк: Каралтымда – барысы үлгән кебек. Кыштырдаган ярты җан да юк. Ш.Маннур. Ярты җанын алу 1) Үлем хәленә китерү. Аяк аска салып, тибеп-тибеп, ярты җанымны алдылар кыйнап. Ш.Камал; 2) Бик нык куркыту. Ярты җанын ярып бирергә әзер Нәрсә эшләргә дә әзер булу. Ул синең өчен ярты җанын ярып бирергә әзер. Ф.Яруллин. Ярты җаны чыгу Бик авыр хәлгә төшү, зур кыенлыклар аша үтү. Ярты кеше Авырудан, борчудан көчсезләнгән, тормыш активлыгын югалткан, рухи төшенкелеккә бирелгән кеше. Аңлыйсызмы, Фатих абый, ярты кеше мин! Минем көчем дә юк, шатлыгым да... А.Алиш. Ярты көрпә, ярты он Булмаган, пешмәгән кеше яки өздереп, төгәл итеп әйтелмәгән сүз. Ярты мәет к. ярты үлек. Егетнең тәне кат-кат туралганын, рухы сынып, ярты мәет хәлендә кайтып егылганын беләләр, белмәгәннәр ил мисалында чамалыйлар иде. А.Гыйләҗев. Яртыны кагу Аракы эчү. Яртыны сындыру к. яртыны кагу. Ярты пешкән, ярты чи Сыйфатлы итеп, тиешенчә эшләнмәгән. Ярты сүз белән Кыскача гына, берничә сүз белән. Ярты сүз белән аңлатса ни булыр иде? А.Гыйләҗев. Ярты сүздә Сөйли башлаган килеш, сүзне тәмамламыйча. Хикмәт шунда ки: бу хатның ахыры юк, ярты сүздә өзелеп калган... Г.Гыйльманов. Ярты сүздән Бер-ике сүз әйтүгә, шунда ук. Ул сорашып-нитеп тормады, безне ярты сүздән аңлап алды. А.Тимергалин. Бәлки, дуслык – кешене ярты сүздән аңлаудыр, сердәше булудыр? А.Мансуров. Ярты тиен дә тормый Бернинди кыйммәте юк, бернигә ярамый. Ярты төн Төн уртасы, бик соң. Авыл урамында гармун тавышлары ярты төнгә кадәр ишетелеп торды. Н.Акмал. Ярты үлек 1) Каты авыру, авыр хәлдә яки үлем алдында. Барыйны ярты үлек хәлендә Казанга хастаханәгә алып килеп салганнар икән. З.Хөснияр; 2) Куркудан яки авыр кайгыдан туган халәт. Син әҗәлең җиткәнчегә хәтле ярты үлек, ярты терек булып яшәрсең. Әкият. Ярты чакрымнан Ерактан, әллә кайдан. Аңа, улым, ярты чакрымнан бөгелеп сәлам бирәләр. А.Гыйләҗев. Капка-коймалар бизәкләп, буяп эшләнгән – ярты чакрымнан балкып тора. В.Нуруллин. Ярты эш Эшли башлап ташланган, ахырына кадәр җиткерелмәгән эш; сыйфатсыз итеп аннан-моннан башкарылган эш. Ярты эш йөзгә оят. Мәкаль. Ярты юлда Берәр төрле эшне, гамәлне ахыргача җиткермичә, тәмамламыйча, башлаган килеш. Күп кенә башлаган эшләре тәмамланмый ярты юлда кала. А.Тимергалин. Ярты юлда атын тугару Авырлыкларга каршы тора алмыйча, максатыннан баш тарту, ниятеннән кайту. Ярты яклы булу Паралич сукканнан соң тәннең нинди дә булса бер әгъзасы үз функциясен үтәүдән, хәрәкәтләнүдән тулысынча яки өлешчә туктау |