ЯРСЫТУ ф. 1) Кешенең, үзен белештермәслек дәрәҗәгә җиткереп, ачуын чыгару, нык көчле ачуын китерү. Нурия, үзен үзе ярсытып, Хәнифә түтәй белән әрепләшеп озак ята. Тынычлана алмый аптырап бетә. Г.Ахунов 2) Җилкендерү, ашкындыру, дулкынландыру. Алсу чатырлы кәмә, күзнең явын алып, күңелләрне кытыклап, ярсытып, ашыкмыйча, су уртасына барды да барды. Н.Фәттах. Күңелләрне җилкетеп, йөрәкләрне ярсытып яз килгән чак иде. М.Маликова 3) Тынычсызлау. Пикадорларның максаты – үгезне беркадәр хәлсезләндереп һәм тагын да ярсытып, аны аренаның төп хуҗасы – матадорга әзерләү. Р.Фәйзуллин. Нерв күзәнәкләрен ярсыту 4) Күңелне борчу Ярсыта бару Торган саен ныграк ярсыту Ярсыта башлау Ярсытырга тотыну. Хәмбәл, алыш алдыннан тояклары белән җир чокыган гаярь үгез сыман, үзен үзе кыздыра, ярсыта башлады. В.Имамов Ярсыта төшү Тагын да ныграк ярсыту. Авар дип көткән Шәех егылмады, бары тик чайкалып кына куйды, бәлки, Жбанны нәкъ менә шул тагын да ярсыта төшкәндер. Ә.Мушинский Ярсытып алу Аз гына, кыска вакыт арасында ярсыту. Әти, футбол уйнаучы малайларны күрде исә, тукталып күзәтеп тора, җиңелә башлаганны ярсытып ала. К.Гыйззәтов Ярсытып бетерү Тәмам, бик нык ярсыту Ярсытып җибәрү Кинәт ярсуга этәргеч бирү. Нургалинең болай балаларча аңламаганга салынып утыруы Миңсылуны тагын ярсытып җибәрде. Ә.Еники. Тилмереп әйтелгән бу сүзләр сугышчыларның күңелен ярсытып җибәрде. Г.Әпсәләмов Ярсытып кую Кинәт, кыска вакыт арасында ярсыту. Юк, аны ниндидер качкыннар кызыксындырмады, күңелен нәкъ менә Җик Мәргән җилкендереп, йөрәген ярсытып куйды. М.Хәбибуллин Ярсытып тору Һаман, бертуктаусыз ярсыту. Исәнбикә болыны, Яманташ тирәсе урманнарындагы чыпчык башы зурлыгы пешкән кып-кызыл җиләкләр һәркемне яннарына чакырып, йөрәкне ярсытып торалар. С.Поварисов. Җитәр, тизрәк хәл итәргә кирәк, болай йөрәк ярсытып торуның мәгънәсе юк... Г.Гыйльманов |