ЯРСЫТКЫЧ с. 1. 1) Ярсыта, киеренке хәлгә китерә, тынычсызлый торган. Көньяк Африкада атналар буе дәвам иткән дини бәйрәмнәрдә җирле халык «доп» дип аталган ярсыткыч эчемлек куллана икән. Татарстан яшьләре. Банан ашказанын ярсыткыч матдәләрдән һәм ризыкта булган кислоталардан саклый, һәм бу – җәрәхәтнең төзәлүенә ярдәм итә. Яшел Үзән 2) Җилкендергеч, ашкындыргыч, дәртләндергеч. [Таң атканда әтәч тавышы] Йөрәк күзәнәкләренә әллә нинди ярсыткыч, җилкендергеч, шаштыргыч моң салып, сине бераз тилертеп ала, әллә нинди кайгы-хәсрәтсез якты дөньяга әйди, күңелеңне хозурлык биләве белән били. С.Поварисов 2. и. мәгъ. мед. Ярсыта, борчый торган нәрсә. Баланың баш миендәге сөйләм зоналарына гадәттәгедән көчлерәк ярсыткыч тәэсир иткәндә, сөйләм өзеклеге – тотлыгу барлыкка килә. Кызыл таң 3. рәв. мәгъ. Ярсытырлык итеп, ярсу дәрәҗәсенә җиткереп. Зур кибетләрдә, базарларда булу балага кирәгеннән артык ярсыткыч тәэсир итә. Биектау хәбәрләре. Аллергия чыганаклары күп төрле: хайваннарның йоны, тиресе, үсемлек серкәләре, урам, өйдәге тузан һәм еш кына ашаган ризык та кайвакыт кеше организмына ярсыткыч тәэсир ясый. Мәйдан |