ЯРСЫНУ ф. 1) Нык ярсу. [Җирән кашка] Очына, ярсына, арт аякларына басып кешни, җаным. «Һайт, Кашка!» – дип кычкырып җибәрүем булды – таныды, бахыр, минем якка борылды... И.Юзеев

2) мед. Борчылу; тынычсызлану, хәвефләнү; тышкы ярсыткыч тәэсиренә бирелү. Сулыш алуның тирәнлеге һәм ешлыгы организмның кислородка һәм углекислый газга булган ихтыяҗлары белән көйләнә. Бу көйләү механизмнарында углекислый газ белән ярсына торган хеморецепторлар катнаша. Р.Гарифуллин

Ярсына башлау Ярсынырга тотыну

Ярсынып китү Кинәт ярсыну. – Алдаша, андый эшнең гомердә дә булганы юк, ипидер әгәр, – дип ярсынып китә кухарка. Г.Ахунов

Ярсынып кую Кинәт, кыска вакытка, аз гына ярсыну. Бала гына әллә ыңгырашып, әллә ярсынып куйды. Р.Гаязетдин

Ярсынып тору Һәрвакыт, гел ярсыну. Яхшылыклар эшләргә күңеле ярсынып тора аның. Ислам



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә