ЯРСУЛЫ с. 1) Ярсыган

2) Ярсуы кагылдырган, ярсуны белдергән. Хәйдәр тирәсенә җыелышып баскан хатын-кызларның үзенә төбәлгән ярсулы карашын күргәч, Зөбәйдә, башын түбән иеп кенә, читкә атларга мәҗбүр булды. В.Имамов

3) Газаплы, борчып торган, тынычлыгын алган. Галиянең елмаюы йөрәгенең авырткан урыннарындагы ярсулы хисләрен алып ташлаган кебек булды. Һ.Такташ

4) Көчле, куәтле, егәрле. Диңгез шаулаганы, кайдадыр бәрелгән дулкынның ярсулы чупылдавы ишетелде. Н.Акмал. Елга солдатларны ачулы шаулап каршылады: ул ярсулы дулкыннарын ярга китереп бәргәндә, тирә-якка чәчрәгән тамчылар шыбырдап кире коелалар. Әдипләр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә