ЯРСУ II с. 1. 1) Ярсыганы беленеп торган, ярсулы. Күзләренең агын әйләндереп, ярсу ачу белән Симайга карап алды ул. Ш.Маннур. Яугирләрнең ярсу авазыннан кошлар куркып һавага күтәрелде, җәнлекләр ояларына посты. Р.Зәйдулла

2) Көчле агымлы, ташкынлы. Ярсу елганың агышын күзәткән кеше белә булыр: дулкыннар гел агымга каршы йөгерә. Р.Фәйзуллин. Шаулап, гөрләп аккан киң сулы ярсу дәрьялар! М.Вәлиев

3) Ашкынулы, дәртле, рухландыра торган. Басуларга, болыннарга чыкканда күңелең сизеп тә, телең белән әйтеп бирә алмаган әнә шул ярсу тойгылар дәртле җыр булып җырланмадымы икән? Г.Бәширов. Күк зәңгәрлеге турында сер сөйләп, җирне сөендерүе, җир яшеллеге турында җыр көйләп, күкне шатландыруыдыр инде, күрәсең, ярсу йөрәкле кошның. Ф.Шәфигуллин

2. и. мәгъ. Ярсулы халәт. [Борисов] Ярсудан, ачудан үзеннән-үзе җиңеләеп, гәүдәсен туптай очындырып, бер солдатка кадады да артка сикерде. Г.Бәширов. Җитез җилдәй аны алга әйдәүче көч – йөрәктән ургылган тиле яшьлек ярсуы. А.Вергазов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә