ЯРСУ I ф. 1) Берәр тышкы тәэсиргә реакция күрсәтү, киерелү 2) Ачу кабарудан соң чиккә җитеп кызып китү, шашыну, җикеренү. Мин, ярсып, йодрыкларымны йомарлап аларга ташлана, әтиемне яклый идем. А.Гыйләҗев. – Кайтуга ук, мин Хаҗитархан өстенә зур яу белән чабам, аны үземнең олысыма әйләндермичә тукталачак түгел! – дип ярсыды Мөхәммәдгәрәй, тезгенен үз көенә селкеп. В.Имамов 3) Күңел, йөрәк сүзләре белән килеп: тынгысызлану, гасабилану, ни эшләргә белмәү, рухи газаплану. Аның йөрәге тагын ярсыды, җаны сызылды. Иң кадерле кешеләре тау эчендә бикләнеп калган бит: ничек борчылмыйсың да, ничек өзгәләнмисең ди. Г.Гыйльманов 4) Көчле дәрт, теләк белән ашкыну, нәрсә дә булса эшләргә җилкенү, туктаусыз омтылу; алгысу. Халык үзен ерылган буа сыман тотты: шаулашты, талпынды, ярсыды, гүя ачудан нәрсәнедер җимерергә ашкына иде. З.Мурсиев 5) Ажгырып тору, котырып чабарга әзер булу. Кызып ярсыган атларны [таудан] тыеп кына төшмәсәң, әллә нинди бәлаләр китереп чыгарулары бар. Н.Әхмәдиев. Бер тибүдә аран-улакларны ярырдай булып ярсыды ул [Акъял]. В.Имамов 6) күч. Көчле ташкын булып агу. Чишмә суы ярсып агуыннан туктады, тыйнак, салмак кына йөгерергә кереште. Г.Гыйльманов. Мәргүәнең шуннан соңгы тормышы гранит ярлар арасыннан ярсып аккан тау елгасыныкына охшаган. Сөембикә Ярсый башлау Ярсырга тотыну. Чабыш атлары Сабантуй якынлашу белән ярсый башлый, дип сөйлиләр. Ә.Моталлапов Ярсый төшү Тагын да ныграк ярсу. Хурлыгыннан тагын да ярсый төште. А.Хәсәнов Ярсып бетү Тәмам, бик нык ярсу. Әнисе аны кочагына алды, бәллүкиләп юатырга кереште, ләкин бала һаман туктыйсы итмәде, үкси-үкси ярсып бетте. А.Тимергалин Ярсып кую Кинәт ярсу. Кайчакларны көчле яңгырлардан соң, ярларыннан чыгып ярсып куйса, мин сиңа әйтим, киң Иделгә тиң була. А.Хәсәнов |