ЯРОВОЙЛАШТЫРУ ф. а.х. 1) Язгы чәчү алдыннан авыл хуҗалыгы культураларының шытуын, үсеш-өлгерешен тизләтү максаты белән, чәчүлек орлыкны түбән температурада тоту. Орлык бәрәңгесен никадәр озаграк яровойлаштырасың, ул авыруларга каршы шуның кадәр ныграк тора. Шәһри Казан 2) Аерым культураларны яз көне чәчә торган культурага әйләндерү. Без бакчачы карт Мичуринны, яровойлаштыру белән шөгыльләнгән Лысенконы гына белә идек. Казан утлары Яровойлаштыра башлау Яровойлаштырырга керешү. Хәзер орлык агулау, бәрәңге яровойлаштыра башлау өчен әйбәт вакыт. И.Фәттахов. Кәбестә орлыкларын чәчүгә 17–22 көн, петрушка һәм суганны 15–20 көн калгач яровойлаштыра башлыйлар. Йорт эшләре |