ЯРМАЛЫ с. 1) Ярма салынган, ярма тутырылган. Малайлар, сөтле чиләкләрен, майлы табакларын, ярмалы капчыкларын күтәреп, читәннәрне кыйный-кыйный, урам буйлап киттеләр. И.Гази 2) Ярма салып пешерелгән. Тары үсә, кыр тутырып, сибенке баш – Булыр безгә кыш көнендә ярмалы аш. В.Ильясов. Нәүрүз көнне безнең дә Кояшка сый итеп әзерләгән җиде [төрле] ярмалы майлы боткабыз бар иде, аны, елдагыча бик тәмле итеп, Әминә ханым Хисмәтуллина зур бер казан белән пешереп китерде. Бөтендөнья татар конгрессы 3) Ярма кебек бөртекләнеп, таралып торган. Кушучыңа алып ашардай ярмалы кара балчыгына хәтле газиз иде шул. Р.Кәрами. Ярмалы алма бераз әчкелтем дә, татлы да иде. Сөембикә |