ЯРМАЛАНУ ф. 1) Бөртекле культураларның орлыгын ваклау яки кабыгыннан арындыру нәтиҗәсендә ярма рәвешенә килү, ярма булу, ярмага әйләнү. Тары бөртекләре ярмалану

2) Кисәкләргә аерылып, таралып тору; укмашмыйча бөртекләнеп тору. Көндез бераз җепшетеп алган аяк асты ярмаланып каткан иде. Л.Ихсанова. [Солтангали абзый] Гадәтенчә башкорт бәрәңгесен – аның эрелеген, ярмаланып тәмле булып пешүен мактап ала. Г.Госман

Ярмаланып бетү Тәмам, бөтенләй ярмалану. Бәрәңге пешкәч, бөтенесе җыелып, ярмаланып беткән тәмле бәрәңге ашыйлар. Идел

Ярмаланып китү Бераз, берникадәр ярмалану . Җир ананың куенында тагы да үсеп, ярмаланып киткән йодрыктай бәрәңгеләрен, киптереп, базларына салып куйдылар. Р.Сафин

Ярмаланып тору Әле, күз алдында ярмаланган хәлдә булу. Туфрагын ипигә ягып ашамалы, гөл балчыгы төсле ярмаланып тора. Ф.Садриев. Аннары мин әле яшькелт сары чәчәкләре ярмаланып торган миләшкә карап тордым. Т.Нурмөхәммәтов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә