ЯРМА и. 1. Кайбер үсемлекләрнең кабыгыннан чистартып бөтен яки вакланган хәлдә ризык буларак кулланыла торган орлыгы. Бәдри абзыйның амбарлары тулы ит, ярма, богдай, арышларны күргәч, мин аны бу авылның иң бай кешеләреннән берсе икәненә хөкем иттем. Г.Тукай. Көненә бер мәртәбә бер уч арыш ярмасыннан пешерелгән аш эләгә. В.Нуруллин 2. с. мәгъ. Вак кына бөртекләрдән торган һәм каты (кар тур.); русчасы: крупа. Каршы яктан искән җил, аларның бишмәт чабуларыннан сөйрәп, авылга таба тарткалады, итек кунычларына, куеннарына учы-учы белән ярма кар тутырды. А.Гыйләҗев. Яңгыр ява минем тәрәзәмә, Синең тәрәзәңә – ярма кар. Урталайга ярган алма кебек Аеры үтә безнең язмышлар! С.Гәрәева ◊ Ярма бөртеге кадәр Аз, бик аз гына. Таланган күңелдә ярма бөртеге кадәр генә булса да өмет бар! А.Гыйләҗев. Ярма бөртеге кадәр дә Бер дә; һич тә. Февраль башлары җиткәндә инде ул тамагына ярма бөртеге кадәр дә азык каба алмый иде. Г.Рәхим. Ярма яру Ялган сөйләү; арттырып, күпертеп сөйләү. Соңгы көннәрдә, Гитлерны чәнчелдерергә секретный приказ алып Берлинга очканда, аэропланымны бәрделәр, егылып, аягым сынды, дип ярма яра башлаган [Хөсәен абзый]. Г.Мөхәммәтшин. – Уф Аллам, яра бит ярманы ярпач, синең кебек тел бистәсе белән кем тора алсын соң!.. – диде [апа]. М.Хәбибуллин |